news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның яшь галимнәренә 5,5 миллион сум акча биреләчәк

Татарстанның яшь галимнәренә 5,5 миллион сум акча биреләчәк
Фото: © «Татар-информ»

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасында яшь галимнәргә дәүләт ярдәмен көчәйтү чаралары турында»гы документка үзгәрешләр кертү хакындагы указны имзалады. Документ ТР Рәисе сайтында урнаштырылган.

Яңа указ нигезендә, Татарстанда яшь галимнәргә ярдәм итү өчен һәркайсы 138 200 сум күләмендә 40 республика фәнни премиясе гамәлгә куелачак һәм ул ел саен тапшырылачак.

Республика Министрлар Кабинетына премияләр тапшыру тәртибен раслау, чыгымнарны финанслауны тәэмин итү һәм указны гамәлгә ашыру өчен кирәкле башка карарлар кабул итү йөкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot