news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Комсомол күлендә полиция хезмәткәре суга батучы хатын-кызны коткарган

Казанның Комсомол күлендә полиция хезмәткәре суга батучы хатын-кызны коткарган
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Казанның Комсомол күлендә полиция хезмәткәре аздан гына су төбенә китмәгән хатын-кызны коткарган.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, Казанда яшәүче 73 яшьлек хатын-кыз Комсомол күлендә ял иткән һәм аны аркылы йөзеп чыгарга булган. Ярдан 20 метр эчкә кергәч, ул моңа көче җитмәячәген аңлап алган һәм бата башлаган. Аны сапбордчылар күреп алып, ярдәмгә чакырырга керешкән.

Күлдә ял итүчеләр арасында шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре Арсений Арсентьев та булган. Кычкырган тавышларны ишетеп, ул ике дә уйламыйча ярдәмгә ташланган. Тиз арада хатын-кыз янына барып җиткәч, аңа ярга йөзеп чыгарга булышкан.

Беркемгә дә медицина ярдәме кирәк булмаган. Соңрак коткаручылар билгеләп үткәнчә, нәкъ менә Арсентьевның ярдәме хатын-кызны коткаруда хәлиткеч роль уйнаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot