news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда авариягә очраган 15 яшьлек питбайкерның әтисенә карата җинаять эше кузгатылды

Татарстанның Тукай районы прокуратурасы таләбе белән, 46 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылды. Ул малаена питбайк сатып алган, ул исә анда юл-транспорт һәлакәтенә очраган.

27 августта Тукай районында яшәүче ир-атның 15 яшьлек улы Түбән Суыксу авылында питбайкта трассага чыккан һәм җиңел автомобиль белән бәрелешкән. Район прокуратурасы ачыклаганча, үсмергә питбайкны әтисе сатып алган, ул исә малаеның транспорт чаралары белән идарә итү хокукы булмавын белгән.

Тикшерүдән соң прокуратура малайның әтисенә карата җинаять эше кузгатуны таләп итте. Ул балигъ булмаган баланы аның тормышы өчен куркыныч тудыра торган гамәлләр кылуга җәлеп итүдә гаепләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot