Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «XXI гасыр лидеры» конкурсын оештыруга 18 миллион сумнан артык акча бүленәчәк
Казанда балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерлары һәм җитәкчеләре арасында «XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия конкурсын үткәрү өчен оператор билгеләнәчәк. Масштаблы яшьләр чарасын оештыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан 18 миллион сумнан артык акча юнәлдереләчәк, шул хактагы документ дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.
Сатып алуда җиңүчегә Татарстан башкаласында чараны әзерләү һәм үткәрү циклын тулысынча тәэмин итү (эчтәлекле программа төзү, илнең барлык төбәкләреннән катнашучылар һәм экспертларның килүен һәм урнашуын координацияләү, техник базаны оештыру һ.б.) йөкләнәчәк.
«XXI гасыр лидеры» Бөтенроссия бәйгесе талантлы яшь лидерларны ачыклау һәм аларга ярдәм күрсәтү, идарә итү компетенцияләрен үстерү һәм иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендә иң яхшы төбәк тәҗрибәләрен тарату өчен илнең төп мәйданчыкларыннан берсе булып тора.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз