news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Оренбург трактында транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәтенә этаплап чикләүләр кертелә

Казанның Оренбург трактындагы берничә участокта транспорт һәм җәяүлеләр хәрәкәте вакытлыча чикләнәчәк. Чикләүләр суүткәргеч сузу белән бәйле, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте.

27 июльдән 10 октябрьгә кадәр Оренбург трактындагы 23д номерлы йорт районында тротуар ябылачак.

Моннан тыш, 27 июльдән 31 августка кадәр 24а йорты тирәсендә транспорт хәрәкәте чикләнә. 19 августтан 6 сентябрьгә кадәр 24б йорты янындагы юл ябыла.

19 августтан 10 октябрьгә кадәр Оренбург тракты буенча 26, 28 һәм 30нчы йортлар тирәсендә транспорт хәрәкәте чикләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot