Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«На-На» төркеме Аккош күлендә Кышны озату бәйрәмендә җырлаячак
Һава торышы бозылу сәбәпле, "Әкият" курчак театры каршындагы мәйданда бәйрәм булмаячак.
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Казанда зурлап Май чабу бәйрәме чаралары үтә. Чираттагысы Аккош күлендә бүген сәгать 11дә башланды. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кунакларны традицион карачкы яндыру йоласы белән бергә театральләштерелгән тамаша, шулай ук концерт һәм күңел ачу программалары көтә, халык сәнәгате эшләре күргәзмәсе дә булачак. Билгеле инде, бәйрәм күрке булган һәм элеккеге рецепт белән әзерләп пешерелгән хуш исле коймаклар белән сыйлану да булачак.
«Коляда», «Красная горка» фольклор ансамбльләре чыгышы күңелләрне күтәрәчәк. Ә инде бәйрәмнең махсус кунаклары – популяр «На-На» төркеме.
Бүген Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында, Кадышево бистәсендә дә 11.00 сәгатьтә башланып, бәйрәмнәр гөрләячәк. Борисоглебск бистәсендә ул 14 сәгать 30 минутта башланып китәчәк. Сыртланова паркында 11.00 сәгатьтә, Казан зооботаник бакчасында 12.00 сәгатьтә Кыш озату бәйрәмендә катнашырга чакыра оештыручылар.
Мэриядә, һава торышы бозылу сәбәпле, “Әкият” курчак театры каршындагы мәйданда бәйрәм булмаячагын тагын бер кат искә төшерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз