news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Җиңү сәнгате» фильмы күрсәтеләчәк

XXII Казан халыкара «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивале кысаларында 5 сентябрьдә Казанның «Мир» кинотеатрында Фәрит Фарисовның шул исемдәге китабы мотивлары буенча төшерелгән «Җиңү сәнгате» фильмы күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.

Ясалма фәһем кулланып төшерелгән кинокартина мәдәният эшлеклеләренең югары бәясен алды инде, ди чара авторлары. Фильмның режиссеры һәм сценарий авторы – Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Фарисов.

Фильмны 5 сентябрьдә 11:00 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында карарга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен чараны яктыртырга чакыралар. Фәрит Фарисов анда үзе дә булачак һәм журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot