news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан урамнарында Пасха белән котлаулар урын алган баннерлар барлыкка килде

Татарстан башкаласы урамнарында Пасха бәйрәме белән котлаулар урын алган баннерлар барлыкка килде. Акцияне Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге оештырды.

Фото: © Александр Ермолин

Баннерларда бүген православие динен тотучы христианнарының төп бәйрәме – Христосның яңадан терелү көне билгеләп үтелүе турында котлаулар урнаштырылган.

«Шәһәр халкын бу рәвешле котлау күркәм гадәткә әверелде. Без аларны зур православие бәйрәмнәре вакытында урнаштырабыз. Бу - Троица, Раштуа, Пасха һәм башка мөһим православие тантаналарының рухи мәгънәләрен искә төшерү мөмкинлеге», – дип белдерде Казан епархиясенең миссионерлык бүлеге җитәкчесе иерей Александр Ермолин.

Агентлык әңгәмәдәше киләсе шимбәдә миссионерлык бүлеге Бауман урамында православие концертын оештырачагы турында әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot