Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«КазанФорум»да Россия-Әфганстан Хөкүмәтара комиссиясе узачак
«КазанФорум»да сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Әфганстан хөкүмәтара комиссиясе утырышын үткәрергә ниятлиләр.
Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәгендә «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иттеләр.
«»КазанФорум» мәйданчыгында сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Әфганстан Хөкүмәтара комиссиясе утырышы узачак. Утырыш ачык форматта башланып, аннары ябык форматка күчә», - дип белдерде Россиянең Әфганстандагы эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин «Татар-информ» агентлыгына.
Чарада Әфганстан сәнәгать министры Нуретдин Азизи җитәкчелегендә Әфганстан Хөкүмәтенең 15 әгъзасы катнашыр дип көтелә. Көн тәртибенә үзара сәүдә итешү, логистика, энергетика һәм Ислам Әмирлегеннән эшче көчләр җәлеп итү мәсьәләләре кертелгән.
Моннан тыш, «КазанФорум» кысаларында узачак «Казан хәләл маркет» халыкара ярминкәсендә Әфганстанның 30га якын компаниясе вәкилләре катнаша. Илнең әйдәп баручы җитештерүчеләре текстиль, азык-төлек, савыт-саба һәм зәркән эшләнмәләр тәкъдим итәчәк.
Әфганстан делегациясе «КазанФорум»да беренче тапкыр 2024 елда булды. Ул вакытта үткәрелгән утырышларда һәм күргәзмәдә Әфганстан бизнес-бергәлегенең 100гә якын вәкиле катнашты. Делегацияне Әфганстанның хәзерге сәнәгать министры Нуретдин Азизи җитәкләде.
2025 елда Әфганстан делегациясен Хөкүмәт вице-премьеры Абдул Гани Барадар җитәкләде. Әфганстан территориясендә файдалы казылмалар чыгаруда хезмәттәшлек перспективалары һәм Россиянең энергия ресурсларын Азиягә сату өчен ил потенциалын файдалану буенча 5 килешү имзаланды. Шулай ук «КазанФорум» кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Абдул Гани Барадар белән очрашуы узды. Яклар авыл хуҗалыгы, транспорт тармагы һәм хәләл өлкәдә хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз