news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

КазанФорумга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре министрлары һәм ИСЕСКО җитәкчелеге килә

«Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» форумына быел Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары, шулай ук мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы җитәкчелеге киләчәк. Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Быел Казан форумны ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусында кабул итә. Мәсәлән, ИСЕСКО (мәгариф, фән һәм мәдәният мәсьәләләре буенча Ислам оешмасы, – Т-и иск.) һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары утырышлары узачак. Шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Үзәк банклары башлыклары, Генераль прокурорлар да җыела. Финанслауда партнерлыкны үстерү һәм ислам банкингы мәсьәләләренә зур игътибар биреләчәк», - дип хәбәр итте ул.

«Россия – Ислам дөньясы: Казанфорум» форумы илебезнең ислам дөньясы белән багланышлары өчен төп мәйданчыкка әверелде. Бу - диалогны конкрет килешүләр, инвестицияләр һәм гуманитар проектларга күчерү өчен төп алым. Ул төрле форматлы һәм төрле профильле чараларны үз эченә ала, дип искәртте Гатин.

news_right_1
news_right_2
news_bot