news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«КазанФорум»га бөтен дөньядан дини лидерлар һәм экспертлар киләчәк

«КазанФорум»га бөтен дөньядан дини лидерлар һәм экспертлар киләчәк
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

14 майда Татарстан башкаласында «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисади форумы кысаларында «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы 2026» елына багышланган «Дин һәм мәдәният – цивилизацияләр диалогы» темасына түгәрәк өстәл узачак. Бу хакта вакыйганы оештыручылар хәбәр итә.

Чара Казан православие рухи семинариясе мәйданчыгында узачак. «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Татарстан митрополиясе түгәрәк өстәлне үткәрү инициативасы белән чыкты.

Очрашуның төп максаты - Россия дини оешмаларының ил халыкларының рухи һәм мәдәни мирасын саклаудагы ролен аңлау, шулай ук глобаль трансформацияләр шартларында цивилизацияләр диалогын үстерү перспективалары һәм күпкырлы дөнья формалаштыру турында фикер алышу.

Диспутта катнашучылар, мәдәниятара диалогка глобализациянең йогынтысын, динара багланышларны ныгытуда мәгариф системасының әһәмиятен, цифрлаштыру шартларында дин һәм мәдәниятнең ролен, шулай ук Россиянең цивилизация-дәүләт буларак тарихи тәҗрибәсен һәм халыкара динара хезмәттәшлек институтларын үстерүне дә кертеп, төрле мәсьәләләр турында фикер алышачак.

Чарада «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме әгъзалары, дәүләт хакимияте органнары, дини оешмалар, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге, шулай ук Россия һәм чит илләрнең эшлекле даирәләре вәкилләре катнаша.

Абруйлы дин әһелләре, халыкара ислам оешмалары вәкилләре, дәүләт структуралары җитәкчеләре, динара диалог, фән, мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге экспертлар форумның спикерлары булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot