Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Kazan Digital Week форумында 140 мәдәният волонтёры җәлеп ителгән
Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумында 140 волонтёр – Казан дәүләт мәдәният институты студентлары җәлеп ителгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Казан дәүләт мәдәният институтында белем алучылар өчен бу чара штаттан тыш хәлләрдә тиз ориентлашырга, төрле кешеләр белән аралашу юлларын табарга һәм гомуми нәтиҗә өчен җаваплылык хисе тоярга өйрәнә торган мәйданчыкка әверелә, дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Волонтёрлар кунакларны каршы ала, навигация буенча ярдәм итә һәм башка вак-төяк, әмма мөһим бурычларны хәл итә. Һәм, әлбәттә, делегатлар Казанга яңадан килсен өчен, яхшы кәеф булдыруда катнаша, дип өстәделәр министрлыкта.
Kazan Digital Week халыкара форумы Татарстан башкаласында 29-31 октябрьдә үтә. Ул 76 илдән 19 меңнән артык катнашучыны берләштерергә тиеш. Чараның эшлекле программасында 172 секция һәм 1,3 меңнән артык доклад каралган. Форумның фәнни җыентыгына 494 мәкалә килгән, 397 эш кабул ителгән.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз