news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Коткаручылар Чистай шәһәре янында Кама елгасында баткан судно һәм ир-ат мәетен тапкан

Коткаручылар Чистай шәһәре янында Кама елгасында баткан кечкенә судно һәм 49 яшьлек ир-ат мәетен тапкан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, фаҗига 11 октябрьдә булган.

Эзләү эшләре Россия Тикшерү комитетының транспортта Үзәк төбәкара тикшерү идарәсенең Казан тикшерү бүлеге соравы буенча алып барылган. Көймәне 10 метр тирәнлектә, ярдан 150 метр чамасы ераклыкта табып алганнар.

Мәетне һәм судноны фаҗиганең нечкәлекләрен ачыклау өчен полициягә тапшырганнар. Ир-ат коткару жилеты кимәгән булган дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot