news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Һиндстанда йөк машинасы белән автобус бәрелешкән, 27 турист зыян күргән

Һиндстанның Гоа штатында йөк машинасы белән автобус бәрелешү нәтиҗәсендә 27 турист зыян күргән, дип яза ТАСС агентлыгы җирле полициягә сылтама белән.

Күпер буйлап бер юнәлештә хәрәкәт иткәндә, йөк машинасы арттан автобуска килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, автобус идарәсен югалтып әйләнеп капланган, пассажирлар төрле тән җәрәхәтләре алган һәм салонда бикләнеп калган.

«27 кеше зыян күргән, шуларның дүртесе җитди җәрәхәтләр алган. Тикшерү үткәрәбез, аның нәтиҗәләре буенча тиешле чаралар күреләчәк. Авария вакытында автобус әйләнеп капланган, әмма без андагы барлык кешеләрне дә коткара алдык», – дип белдерделәр полициядә.

Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар. Туристлар арасында россиялеләрнең булу-булмавы турында хәбәр ителми.

news_right_1
news_right_2
news_bot