news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Тайм» форумында Россия һәм Һиндстан мәгълүмати платформасын булдырырга тәкъдим иттеләр

Бүген «Тайм» халыкара бизнес-форумында бердәм цифрлы платформа (аңа Россия һәм Һиндстан Хөкүмәтләре дә, аларның халкы да ышана алачак) булдыру турында фикер алыштылар. The India Abroad басмасы хәбәрчесе Шиха Салари шундый тәкъдим белән чыкты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Россия-Һиндстан партнерлыгы драйверы буларак медиа» сессиясендә фикер алышуның зур блогы фактчекингка һәм интернетта күп очрый торган фейк яңалыкларга багышланды.

RT телеканалының Һиндстан редакциясе җитәкчесе урынбасары Ксения Кондратьева искәрткәнчә, һинд медиакиңлегендә Көнбатыш гаммәви мәгълүмат чаралары бик зур өлешне алып тора, алар Россияне дә, Һиндстанны да еш кына тискәре яктан тәкъдим итә.

Аның сүзләренчә, бу гади халыкка реаль картинаны күрергә ирек бирми һәм аларда тискәре образ формалаштыра.

«Нәкъ менә шуңа күрә дә мәгълүматны беренче чыганактан алу бик мөһим», - дип белдерде Кондратьева.

news_right_1
news_right_2
news_bot