news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«РОСТКИ» форумында креатив индустрияләрнең әһәмияте турында фикер алышачаклар

«РОСТКИ» форумында креатив индустрияләрнең әһәмияте турында фикер алышачаклар
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» IV Халыкара форумы кысаларында беренче тапкыр креатив индустрияләргә багышланган аерым сессия оештырылачак. Бу хакта Казанның Уникаль осталык үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тотрыклы үсеш драйверы буларак креатив индустрияләр: Россия-Кытай тәҗрибәсе» дип аталган фикер алышу иртәгә, 17 августта уза. Уникаль осталык үзәгендә үтәчәк төп дискуссиянең модераторы - «Креатив индустрияләрне үстерү үзәге» коммерцияле булмаган автоном ошмасы генераль директоры Ранко Тепавчевич.

«Уникаль осталык үзәге традицион һөнәрләр яңа сулыш ала, ә мәдәният икътисады тулы көченә эшли торган креатив индустрияләрне үстерү урыны буларак барлыкка килде. Без мәдәниятнең һәм бизнесның биредә бертигез дәрәҗәдә, бер киңлектә очрашуына шат», - дип шәрехләде Тепавчевич булачак вакыйганы.

Сессиядә мәдәният буенча Европа-Азия Ассоциациясе (EACA) президенты Ю Чуньгуан, QUBE креатив директоры Марвин Ма, режиссер һәм РФ Кинематографистлар берлеге әгъзасы Илшат Рәхимов, «Газпром-Медиа холдинг» вәкилләре һәм башка экспертлар катнаша.

Әңгәмә мәдәни код һәм милли тәңгәллекнең яңа бизнес-модельләр өчен ни рәвешле нигезгә әверелүенә, Кытай базарына чыгу өчен кайсы өлкәләр иң перспективалы булуына һәм ни өчен креатив икътисад дөнья масштабында иң тиз үсә торган тармакларның берсе дип танылуына багышланачак.

РФ һәм Кытай Халык Республикасы эшмәкәрләре арасында дизайн, мода, һөнәрчелек сәнәгате һәм цифрлы сәнгать өлкәсендә хезмәттәшлекнең яңа форматларын Эзләүгә аерым игътибар бирү күздә тотыла.

Элегрәк Кытайның Россиядәге илчесе Чжан Ханьхуэй белдергәнчә, өч елга якын тәҗрибә туплау һәм формалашу дәверендә «РОСТКИ: Россия һәм Кытай» халыкара форумының җәлеп итүчәнлеге һәм йогынтысы артканнан-арта бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумны югары дәрәҗәдә уздырырга кушты. Чара бүген, 16 августта башланды һәм 19 августка кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot