Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Декабрьдә Казанда «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы узачак
10-11 декабрьдә Татарстан башкаласында узачак «Казаныш» халыкара архитектура-төзелеш форумы бер мәйданчыкта дөньяның 11 иленнән 200дән артык спикерны җыяр дип көтелә. Шәһәрнең баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбедә шул хакта хәбәр итте.
«Беренче көннең рәсми эшлекле программасын «Шәһәр символы» пленар сессиясе ачып җибәрәчәк. Без Казанга нинди символ кирәклеге, аның нинди булырга тиешлеге һәм кайсы ноктада барлыкка килү ихтималы турында фикер алышачакбыз», – дип билгеләп үтте ул.
Төхвәтуллина әйтүенчә, форумның төп темалары исемлегенә шулай ук яшел инфраструктураны үстерү, иҗтимагый һәм табигый киңлекләрне проектлауның заманча алымнары да керәчәк.
Шулай ук Казанга җыелган белгечләр елга гаваньнарын үзгәртеп коруга һәм елга инфраструктурасын үстерүдәге заманча алымнарга багышланган «Елга вокзаллары» экологик һәм шәһәр төзелеше сессиясенә зур игътибар бирәчәк.
Моннан тыш, шәһәр халкы өчен уңайлы мохит формалаштыру, шулай ук иҗади кешеләргә ярдәм күрсәтү һәм шәһәр төзелеше аша мәдәни мохитне үстерү дә мөһим темалар рәтендә каралырга тиеш.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз