Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
28 китапханәче Татарстанның Электрон мактау тактасына кертелде
Бүген, 26 октябрьдә, Халыкара мәктәп китапханәләре көне билгеләп үтелә. Хәзерге вакытка төбәк шәһәрләре һәм районнарыннан 28 китапханәче Татарстан Республикасының Электрон мактау тактасына кертелгән, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстан мәктәп китапханәчеләренең эше федераль дәрәҗәдә югары бәя алды.
«Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы күләмендә китапханәләрне модель стандарты буенча яңадан җиһазландыру бара. Учреждениеләр яңа китаплар белән тулыландырыла, югары тизлекле интернетка тоташтырыла, техник җиһазлар яңартыла, электрон ресурсларга керү мөмкинлеге һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеге барлыкка килә, дип өстәделәр профильле ведомствода.
Татарстанның Электрон мактау тактасын ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов агымдагы елның 1 маенда үз указы белән булдырды. Инициатива республика халкының һөнәри казанышларын, аларның намуслы хезмәтен һәм төбәкнең социаль-икътисади үсешенә керткән өлешен билгеләп үтүне күздә тота.
Платформада 15 меңнән артык хезмәткәр урнаштырылган. Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз