Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанның Электрон мактау тактасында «Татмедиа» хезмәткәрләре тәкъдим ителгән
Татарстанда кичә республиканың Электрон мактау тактасын эшләтеп җибәрделәр, анда төбәк предприятиеләренең күренекле хезмәткәрләре тәкъдим ителгән.
«Быел безнең Мактау электрон тактасына үз кандидатларыбызны кертүдә 4,9 мең оешма катнашты. Бүгенге көндә Мактау тактасында 15 меңнән артык кандидат (укытучылар, табиблар, төзелештә эшләүчеләр, инженерлар, мастерлар) бар. Биредә зур флагманнар: КАМАЗ, «Казаноргсинтез», «Татнефть», эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, төзелеш, транспорт тармакларында эшләүче алдынгылар тәкъдим ителгән», – дип хәбәр итте журналистларга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Мактау тактасында шул исәптән медиа тармак вәкилләре дә (хәбәрчеләрдән алып җитәкчеләргә кадәр) бар. Аерым алганда, «Татар-информ» агентлыгы хезмәткәрләренең эше билгеләп үтелгән – Мактау тактасында баш мөхәррир Ринат Билалов һәм аның беренче урынбасары Светлана Белова урын алган.
Проект сайтында шулай ук «Казань» журналының баш мөхәррире Альбина Әпсәләмова, «Татарстан» журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина, «Идел» яшьләр журналының баш мөхәррире Рәмзия Галимова, «Мәгариф» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы медиадиректоры Алсу Исмәгыйлева, «Безнен мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, «Китап» радиосы баш мөхәррире Алмаз Миргаязов,– «Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе директор урынбасары - радиотапшырулар хезмәте башлыгы Тәүфикъ Сәгыйтов, «Казанские ведомости» газетасының баш мөхәррире Венера Якупова билгеләп үтелгән.
«Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексыннан Мактау тактасында 18 кеше бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз