news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казан юлларында бер тәүлек эчендә биш исерек машина йөртүчене тоткарлаганнар

Узган тәүлектә Казанда биш исерек машина йөртүчене тотканнар, тагын өч кеше машина йөртү таныклыгы булмаган килеш рульгә утырган өчен тоткарланган. Казан Дәүләт автоинспекциясе шул хакта мәгълүматлар китерә.

Гомумән алганда, 4 февральдә шәһәрдә 292 авария булган, аларның икесендә зыян күрүчеләр бар. Шулай ук автоинспекторлар җинаять кылуда шикләнелгән дүрт кешене тоткарлаган.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бөгелмәдә суд Ранил Хәйруллинга карата хөкем карары чыгарган, ул кабат исерек килеш рульгә утырган. Ул шартлы рәвештә бер елга ирегеннән мәхрүм ителгән, ир-ат шулай ук наркоманиядән дәваланырга һәм яшәү урыны буенча наркологка күренергә тиеш булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot