Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Александр Чеховский Татарстан прокурорының беренче урынбасары итеп билгеләнде
Фото: © Татарстан Прокуратурасы
41 яшьлек Александр Чеховский Татарстан прокурорының беренче урынбасары итеп билгеләнде. ТР Прокуратурасы сайтында шул хакта мәгълүмат чыкты.
Шул хактагы указны Россия Президенты Владимир Путин 29 ноябрьдә үк имзалаган.
Александр Чеховский 1984 елда Саратовта туган. 2007 елда прокуратура органнарында хезмәт юлын башлый. Шул ук елда Ярославльнең Заволжский районы прокуратурасы тикшерүчесе итеп билгеләнә. Хезмәт дәверендә Ярославль прокуроры дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. 2022-2025 елларда Татарстан прокуроры урынбасары вазифасын башкара. Ягужинский медале белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз