Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
88 яшендә актриса Лидия Федосеева-Шукшина вафат булган
РСФСРның халык артисты Лидия Федосеева-Шукшина 88 яшендә вафат булган. РИА Новости агентлыгы аның кызы Мария Шукшинага сылтама белән шул хакта хәбәр итә.
Лидия Федосеева-Шукшина 1938 елда Ленинградта туган, Бөтенроссия дәүләт кинематография институтын тәмамлаган. Ул ире – режиссер Василий Шукшинның «Печки-лавочки» һәм «Калина красная» фильмнарындагы рольләреннән соң таныла.
Ире вафат булганнан соң Федосеева-Шукшина кинода төшүен дәвам итә. Аның фильмографиясендә йөздән артык кинокартина бар, алар арасында «Два капитана», «Спасите наши души», «Личная жизнь королевы», «Графиня Шереметева» һ.б. фильмнарны атап үтәргә мөмкин.
Актрисаны Мәскәүнең Новодевичье зиратында җирләячәкләр, аның белән хушлашу мәрасиме сишәмбе көнне Кунцево залында үтәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз