news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиянең элеккеге вице-премьеры Михаил Полторанин вафат булган

РФ Хөкүмәте Рәисенең элеккеге урынбасары һәм Россиянең элеккеге матбугат министры Михаил Полторанин Мәскәүдә 86 яшендә вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы аның улы Константин Полторанинга сылтама белән хәбәр итә.

«Әти бүген Коммунаркадагы хастаханәдә, туган көненә бер атна кала вафат булды», – диде Константин.

Михаил Полторанин төбәк басмалары хәбәрчесеннән алып «Московская правда» газетасының баш мөхәрриренә кадәр озын юл уза. 1989 елда ул СССР халык депутатларын сайлауда Борис Ельцинның сайлау кампаниясе җитәкчеләреннән берсе була. 1990 елның июленнән 1992 елның ноябренә кадәр РСФСР/РФ матбугат министры вазифасын били, ә 1992 елның февраленнән шушы вазифа белән бергә РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары вазифасын да башкара.

1992 елның декабреннән ул РФ Президентына буйсынган Россия Федераль мәгълүмат үзәге җитәкчесе итеп билгеләнә. 1993 елның декабрендә үзәк бетерелә, ә Полторанин беренче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты итеп сайлана. Бу вазифаны ул 1995 елга кадәр башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot