Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
КФУ профессоры Владимир Чугунов 79 яшендә вафат булган
Фото: media.kpfu.ru
КФУ профессоры, Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институтының беренче директоры, галим, педагог, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Владимир Чугунов 79 яшендә вафат булган. Бу хакта институтның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чугунов 180нән артык фәнни мәкалә һәм 7 монография авторы, шулай ук уйлап табуларга 10 авторлык таныклыгы иясе иде. Ул фәнни эшен Россиядә генә түгел, Англия, Япония, Алжир һәм Германиядә дә алып бара.
Шуның белән бергә, 1994-2000 елларда Чугунов - Исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты деканы, аннары 2000-2011 елларда - мәгълүмати технологияләр үзәге директоры, ә алга таба, 2011-2015 елларда Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты директоры була.
Чугуновның хезмәте мактаулы бүләкләр («Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе», «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе, «РФ Югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» дигән мактаулы исем һ.б.) белән билгеләп үтелгән.
Владимир Чугунов белән хушлашу мәрасиме 25 июльдә 11:30 сәгатьтә Самосырово зиратында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз