news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актер Дмитрий Поднозов 64 яшендә вафат булган

Актер Дмитрий Поднозов 64 яшендә вафат булган
Фото: ntv.ru

Актер, Санкт-Петербургның «Особняк» драма театрын оештыручы һәм сәнгать җитәкчесе Дмитрий Поднозов 64 яшендә вафат булган. Бу хакта артист даирәсендәге чыганакка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Дмитрий Поднозов кичә (20 июльдә, Т-и иск.) вафат булды», - дип белдерде чыганак.

Поднозов 1961 елның 17 декабрендә Санкт-Петербургта туган, Ленинград театр, музыка һәм кинематография институтында СССРның халык артисты Рубен Агамирзян остаханәсендә укыган. 1989 елда ул Санкт-Петербургның «Особняк» драма театрын оештыручыларның берсе була, анда шулай ук сәнгать җитәкчесе булып эшли. Аның соңгы кинопроектлары арасында «Пророк. История Александра Пушкина», «Капитан Волконогов бежал», «Сердце мира» фильмнарын атап үтәргә мөмкин. «Сердце мира» 2018 елда «Кинотавр» фестиваленең гран-приена лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot