news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанның легендар бодибилдеры Николай Ференец вафат булган

Чаллының танылган бодибилдеры Николай Ференец 61 яшендә вафат булган. Бу хакта спортчының социаль челтәрләреннән билгеле булды.

Ференец 30 елдан артык эш стажы булган шәхси фитнес-тренер иде. Спортчы биографиясенең аеруча якты сәхифәләре арасында «Мистер Вселенная» конкурсында (анда ул финалга чыкты) катнашуын искә алырга мөмкин.

«Николай турындагы якты истәлек аның укучыларының, хезмәттәшләренең һәм бу гаҗәеп кешене күреп белүчеләрнең барысының да күңелләрендә мәңге калачак. Аның мирасы - медальләр һәм ярышларның нәтиҗәләре генә түгел, ә спортчының остазлыгы ярдәмендә яхшы якка үзгәртелгән йөзләгән кеше гомере», – дип яза социаль челтәрләрдә бодибилдерның бер укучысы.

news_right_1
news_right_2
news_bot