Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кеше үлеме белән төгәлләнгән авария китереп чыгарган шоферга карата җинаять эше ачылды
Яшел Үзән районында кеше үлеме белән төгәлләнгән юл-транспорт һәлакәте китереп чыгарган 18 яшьлек егеткә карата җинаять эше кузгатылды. Бу хакта Татарстан Прокуратурасы хәбәр итә.
Искәртеп үтәбез, 16 яшьлек кызның гомерен өзгән авария кичә төнлә «Татар Әҗиле - Мамадыш-Әкил» автомобиль юлының 3нче чакрымында булган. Исерек хәлдә рульгә утырган егет югары тизлектә Renault автомобилендә хәрәкәт иткән, кайсыдыр мизгелдә идарәсен югалтып, тимер киртәгә килеп бәрелгән һәм машина әйләнеп капланган. Авария нәтиҗәсендә 16 яшьлек пассажир кыз һәлак булган. Тагын ике үсмер – төрле тән җәрәхәтләре алган 13 һәм 14 яшьлек пассажирлар хастаханәгә озатылган.
18 яшьлек машина йөртүчегә карата җинаять эше кузгатылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз