news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия тарихчысы һәм язучысы Рой Медведев вафат булган

Россия тарихчысы һәм язучысы Рой Медведев 101нче яшендә вафат булган. Бу хакта ТАСС агентлыгына аның килене хәбәр итте.

Рой Медведев 1925 елда Тифлиста туган, А.А.Жданов исемендәге Ленинград дәүләт университетының фәлсәфә факультетын тәмамлаган (хәзерге Санкт-Петербург дәүләт университеты), педагогика буенча кандидатлык диссертациясе яклаган. Укытучы, мәктәп директоры, аннары «Учпедгиз» нәшриятында һәм СССР Педагогика фәннәре академиясендә эшләгән.

Узган гасырның 60нчы еллары башыннан диссидентлар хәрәкәтенең күренекле вәкилләреннән берсе була, «Сәяси көндәлек» нәшер итә. СССР тарихы буенча күпсанлы хезмәтләр авторы.

news_right_1
news_right_2
news_bot