Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда транспорт компаниясенә 10 миллион сум штраф салганнар
Чаллы прокуратурасы үткәргән тикшерүдән соң транспорт компаниясенә 10 миллион сум штраф салганнар. Җәза юридик зат исеменнән законсыз бүләкләү турындагы административ эш буенча билгеләнгән.
Күзәтү ведомствосы материаллары буенча, 2022 елдан 2023 елга кадәр транспорт компаниясе җитәкчесе «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәренә компаниянең йөк автомобиль транспорты үлчәү контроле постлары аша тоткарлыксыз узсын өчен 1,9 миллион сумнан артык ришвәт тапшырган. 2025 елның декабрендә фирма директорын ришвәт бирергә омтылган өчен - дүрт, ә ришвәт алучыны мошенниклык өчен шартлы рәвештә өч елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.
Алга таба күзәтчелек ведомствосы фирмага карата административ эш кузгаткан, нәтиҗәдә предприятие 10 миллион сум күләмендә штрафка тартылган, ришвәт рәвешендә тапшырылган акчалар конфискацияләнгән. Моннан тыш, оешма ике ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль сатып алуларда катнашу хокукыннан мәхрүм ителгән, дип хәбәр итә Татарстан Прокуратурасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз