news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәзирә Фәттахова “Моабит дәфтәрләре”нең дистәгә якын булу ихтималын әйтте

Бүгенге көндә “Моабит дәфтәре”нең гарәп һәм латин графикасында язылган ике блокноты бар.

Нәзирә Фәттахова “Моабит дәфтәрләре”нең дистәгә якын булу ихтималын әйтте
Рамиль Гали/архив

(Казан, 14 февраль, “Татар-информ”, Марат Мөбарәкшин). Муса Җәлилнең музей-фатир директоры Нәзирә Фәттахова “Моабит дәфтәре” буенча Мәскәү архивына барлыгы 9 дәфтәр тапшырылган булган дигән фикерне җиткерде. Бу турыда ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Дәфтәрләрнең саның төгәл генә әйтеп булмый. Истәлекләргә, документларга нигезләнсәк, “Моабит дәфтәре”нең саны икедән күбрәк булырга тиеш. 1946 елда Италиядә рус разведчигы Николай Горшковка 9 дәфтәр тапшырылган булган. Ул аларны Мәскәүгә җибәргән. Аларның анда килеп җитүе мәгълүм. Документларның кабул ителүе, кайда чыгулары теркәлгән. Алар немец архивына барып тоташа”, - диде Нәзирә Фәттахова.

Аның сүзләренчә, алар (“Моабит дәфтәре” – ТИ иск.) әлеге көнгә кадәр табылмаган. Без “Моабит дәфтәре”нең яңалары табылыр дип өметләнәбез. Ләкин архивларның бөтенесе дә әле ачык түгел.

  • Бүгенге көндә “Моабит дәфтәре”нең гарәп һәм латин графикасында язылган ике блокноты бар. Анда 93 шигырь тупланган. Алар Милли музей фондында саклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot