Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
“Нәзер” пьесасын куйган артистлар бу аларның соңгы спектакле булмас дип ышана
Казанда Кәрим Тинчурин театрының дүрт артисты берләшеп, Туфан Миңнуллинның “Нәзер” спектаклен уйнады.
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Лилия Гаделшина). 4 июньдә бер төркем татар артистлары Казанда Туфан Миңнуллинның “Нәзер” спектаклен уйнады. Премьера Ленин мәдәният үзәгендә булды. Артистлар бу аларның соңгы спектакле булмас дип ышана. Әсәрне Оренбург татар театры, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар театры һәм Башкортстанның Салават башкорт театры сәхнәләштергәне бар иде.
Казан артистлары исә “Нәзер”не беренче тапкыр куйды. Шул сәбәпле драматургның әлеге әсәрен күпләрнең күргәне булмаган. “Туфан Миңнуллин иҗаты белән яхшы таныш дип уйласам да, “Нәзер”не караганым булмаган икән. Оренбург һәм башка шәһәрләрдәге куелышларны да күрмәдем, чагыштыра алмыйм. Казан артистларының уенын яратып кабул иттем”, - диде премьерага килгән әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов.
Туфан Миңнуллин (1935-2012) “Нәзер”не “Мулла”, “Дивана” кебек танылган пьесаларыннан соң 2000нче елларда язган. К.Тинчурин театрының дүрт артисты аны Бөек Җиңүнең 75 еллыгы якынлашуы уңаеннан, Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән куйган. Әсәрдә вакыйга 1941-1945 еллардагы сугыш чорында һәм аннан соңгы елларда бара. Режиссеры – Зиннур Сөләйманов.
Спектакльдә артистлар гаиләсе – Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, телевидениедә тапшырулар алып баруы белән дә тамашачыларга яхшы таныш Рөстәм Гайзуллин һәм “ЗөЛәйЛә” триосы солисты да булган Зөлфия Вәлиева уйнады.
“Бу пьесаны сәхнәләштерү – үз теләгебез иде. Мәдәният министрлыгына, сәхнә биргән Ленин мәдәният үзәге җитәкчелегенә, гомумән, безгә бу эштә ярдәм иткән барча кешегә зур рәхмәт”, - диде Рөстәм Гайзуллин спектакльдән соң сәхнәдән. Тамашачы артистларны алкышларга һәм чәчәкләргә күмде. Залда Тинчурин, Камал театры артистлары күп иде. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миңнуллина-Юнысова да артистларны премьера белән котлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз