news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәттә татарча тәфсирнең аудиоверсиясен әзерли башладылар

2019 ел – Тәфсир елы ахына кадәр барлык эшләрне төгәлләргә һәм аудиодисклар чыгарырга планлаштырыла.

(Казан, 1 октябрь, “Татар-информ”). ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йортында Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен аудиоверсия итеп чыгарачаклар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге эшкә биш белгечтән торган иҗади төркем җәлеп ителде – мөфтиятнең Шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Коръән-хафиз, Коръән мәгънәләренең тәрҗемәсен әзерләүчеләрнең берсе Булат хәзрәт Мөбәраков. Аның текстын нәфис сүз остазы Илдар Кыямов укый.

Хәзерге вакытта иҗади төркем Коръәннең 48-нче “Әл-Фәтх” (“Җиңү”) сүрәсен яздыра, монтаж ясала, материал эшкәртелә, төзәтмәләр кертелә. 2019 ел – Тәфсир елы ахына кадәр барлык эшләрне төгәлләргә һәм аудиодисклар чыгарырга планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100