news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды Татарстан районнарында ифтарлар оештыра

Авыз ачу мәҗлесләрендә теләге булган һәркем катнаша ала.

(Казан, 19 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды Рамазан аенда Татарстан районнарында ифтарлар оештыра башлады.

ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казан мәчетләрендә ифтарлар үткәрү мәсьәләсе бик яхшы куелган булса, районнарда, авыл җирлекләрендә хәл күпкә катлаулырак. Шул сәбәпле, «Зәкят» хәйрия фонды инде өченче ел рәттән Татарстан районнарында һәр көнне ифтарлар уздыра. Авыз ачу мәҗлесләрендә теләге булган һәркем катнаша ала.

Аларны оештыру өчен «Зәкят» хәйрия фонды азык-төлекләтә һәм акчалата ярдәм җыюны игълан итә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100