news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәтнең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы кабат сатуга чыккан

Китапны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетләрендә сатып алырга мөмкин.

Нәзарәтнең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы кабат сатуга чыккан

(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы 2 мең данә тираж белән кабат сатуга чыкты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алдагы тираж тулысынча сатылып беткән.

Китапны «Хозур» нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр 17 октябрьдә Мәскәүдә тәкъдим ителде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, басма «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100