Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты тәҗвидтән видеодәресләр бирә башлый
Шулай итеп, хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин булачак.
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты Рамазан аенда социаль челтәрләрдә Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре — тәҗвид буенча видеодәресләр башлап җибәрә.
Шулай итеп, хәзер тәҗвид кагыйдәләрен өйдән чыкмыйча гына үзләштерергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.
«Аллаһы Тәгаләнең Коръән Рамазан аенда иңдерүе очраклы түгел. Бу безгә бирелгән мирас, без аны дөрес укырга, аның турында фикерләргә һәм аның белән яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгаләнең китабын һәркем дөрес укырга өйрәнә ала, иң мөһиме белем алу теләге булырга тиеш», диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз