Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы һәм «Хозур» нәшрияты «Хиҗаб» белешмәлеген әзерләде
Китап бүген, 1нче февраль – Бөтендөнья Хиҗаб көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның танылган абыстайлар, остазлар, хатын-кыз оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуында тәкъдим ителәчәк.
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Бөтендөнья Хиҗаб көненә багышлап Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы һәм «Хозур» нәшрият йорты яңа басма – рус телендә «Хиҗаб» брошюра-белешмәлеген әзерләп бастырды.
Татарстан Диния нәзарәте хәбәр иткәнчә, китап фәнни-популяр телдә һәм массакүләм аудитория өчен атап язылган. Ул дини һәм хокукый характердагы сорауларга җавап табарга ярдәм итә, хиҗабның төп мәгънәсен – хатын-кызны саклавын һәм аны тыйнак итеп күрсәтүен ачып бирә.
«Хиҗаб» китабы мөслимәләрнең генә өстәл китабы түгел, ул һөнәри эшчәнлекләрендә хиҗаб мәсьәләләре белән очрашып торучы укытучылар, эшмәкәрләр, спортчылар, юристлар, судьялар һ.б. җәмәгатьчелекләр өчен дә файдалы булачак.
Басма Татарстан мөфтиятенең Голәмәләр шурасы белгечләре тарафыннан әзерләнде һәм ул 13 бүлектән гыйбарәт.
Әлеге китап бүген, 1нче февраль – Бөтендөнья Хиҗаб көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның танылган абыстайлар, остазлар, хатын-кыз оешмалары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре белән очрашуында тәкъдим ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз