news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәзарәт сайтында “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы ачылды

Яңа рубрика сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Нәзарәт сайтында “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы ачылды
dumrt.ru

(Казан, 30 апрель, "Татар-информ"). Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтында “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2019: төп сораулар” рубрикасы эшли башлады. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Яңа рубрика сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка гамәлләрнең тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Шулай итеп, әлеге рубрикада ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, фитыр сәдакасын бирүнең минималь күләме, фидия һәм 2019 елда Рамазан аенда нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башкалар буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Шулай ук алда тиздән үткәрелүче республикакүләм ифтар, әлеге зур чараны оештыру һәм үткәрү өчен өлеш кертү ысуллары, Казанда һәм Татарстанда ифтар кылу урыннары турында белергә мөмкин.

Әлеге рубрика Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торылачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100