news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәтиҗәсез бюджет чыгымнарын киметергә - Нарышкин

Артык акча юк, дигән Дәүләт Думасы спикеры

(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ»). "Безгә кабул ителгән бюджетка төзәтмәләр кертергә, чыгымнарны киметергә туры килер, мөгаен" - дип белдергән РФ Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин түбән палатаның язгы сессиясен ачып.

"Артык акча юк, - дигән ул. - Шул ук вакытта бюджетны, шартлы рәвештә, 5-10 процентка кыскартырга мөмкин дип саныйм. Нәтиҗәсез чыгымнарны киметергә", - дип өстәгән С.Нарышкин. Аның сүзләренчә, "бюджет үтәлешен парламент контроленда тоту" өстенлек булып кала бирә, дип хәбәр итә ТАСС.

"Бурыч интенсив диалогны күздә тота, башкарма һәм закон чыгару хакимияте арасында ихлас хезмәттәшлеккә өметләнәм. Өстәвенә, төп басымны чыгымнарның нәтиҗәлелегенә ясау зарур. Быел проблемаларны сан белән түгел, ә осталык белән хәл итәргә кирәк", - дип ассызыклаган Нарышкин.

Икътисади вазгыять гади түгел, - дип бәяләгән ул һәм "сәбәп санкцияләрдә түгел, ә дөнья һәм ил икътисадының тирән фундаменталь проблемаларында" дигән.

14 гыйнварда финанс министры Антон Силуанов Гайдар форумында чыгыш ясап, нефтьнең барреле 50 доллар торганда, 2015 елда бюджет 3 триллион сум акча югалтачак дип белдергән иде. Шуңа бәйле рәвештә, финанс министрлыгы 2015 елда барлык маддәләр буенча чыгымнарны 10 процентка киметергә тәкъдим итә, дип ассызыклады ведомство башлыгы.          

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100