news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Нәтиҗәле җиһазлар һәм технологияләр” бәйгесенә йомгак ясалды

Иң күп бүләкне “Казаноргсинтез” җәмгыяте җыйды

(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”). “Энергетика. Ресурсларны саклау” 11 нче халыкара күргәзмәсе кысаларында “Нәтиҗәле җиһазлар һәм технологияләр” бәйгесенә йомгак ясалды. Конкурсны ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Министрлар Кабинеты каршындагы Энергия саклау технологияләре үзәге, Ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану идарәсе оештырды.

Бәйгенең иң олы бүләге - Гран-прига РС 075 маркалы оптик поликарбонат җитештергән “Казаноргсинтез” ААҖ лаек булды. “Җитештерүдә ягулык-энергетика ресурслары чыгымнарын һәм материалларны минимальләштергән яңа характеристикалы продукт” номинациясендә Алтын диплом белән ПМР-146 эксплуатация колоннасы герметизациясе өчен металл пластырь, ятмаларның нефть бирү куәтен арттыру буенча комплекслы технологияләре өчен “ТатНИПИнефть” институты лаек дип табылды.

Көмеш дипломга ия булучылар да икәү. Алар - “Казаноргсинтез” ААҖ (ПЭ 100 тибындагы полиэтилен торбалар өчен) һәм “Челтәр компаниясе” ҖЧҖ (материаллар һәм технологияләр өчен). Бөгелмә механика заводы шул ук номинациядә Бронза диплом алды.

“Ягулык-энергетика ресурсларына эксплуатация чыгымнарын киметергә ярдәм итүче җиһазлар һәм технологияләр” номинациясендә Алтын дипломга “Генерация компаниясе” ААҖ филиалы булган Чаллы җылылык-электр үзәге лаек булды. “ГАЛУС” ЯАҖ белән “Челтәр компаниясе” ААҖ филиалы булган Бөгелмә электр челтәрләре - Көмеш диплом ияләре. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән «Koramis GmbH» җәмгыятенә Бронза диплом эләкте. Ә бу номинациядә Мактау дипломы энергия саклаучы яктырткычлар җитештерүче “СветТехСервис” җәмгыятенә бирелде.

“Нефть химиясе, ягулык-энергетика, авыл хуҗалыгы производствосы калдыкларын утильләштерү өчен җиһазлар һәм технологияләр” номинациясендә “Казаноргсинтез” ААҖ- Алтын, Түбән Кама җылылык-электр үзәге- Көмеш, “Түбән Кама нефтехим” ААҖ -Бронза диплом алды.




autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100