news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәтиҗәле эшләүче төбәк буларак Татарстан 1 млрд сум салымнарны кайтаруны дәгъвалый ала

Бу суммага салымнарны иң күп түләгән өч регион - Татарстан, Краснодар крае, Мәскәү һәм Ямал-Ненецк автоном округы дәгъва кыла ала.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Инвестицияләрне җәлеп итүдә уңышлы эшләүче төбәкләрнең, шул исәптән Татарстанның да , федераль бюджеттан 1 млрд сум салымнарны кайтару мөмкинлеге бар. Аларны,  корпоратив топ-менеджерлар үрнәгендә, бонуслар белән бүләкләмәкче була.  (ТҮҮ-ЦРР) мондый тәкъдимнәр Дәүләт Советында президент доклады өчен тәкъдим ителә, дип яза «Известия».

20 иң яхшы төбәк махсус хөкүмәт премиясен алырга мөмкиннәр. Экспертлар бу идея стимул бирәсе урында төбәкләр бер-берсе белән көндәшлеккә китмәсме, дип борчылалар.

Икътисад үсеше министрлыгында төбәкләрне инвестицияләр җәлеп итүдә стимуллаштыруда һәм мотивация өлкәсендә ведомствода фикер алышулар баруын расладылар.

Төбәкләрнең үсеш үзәгендә салым җыеп алу сизелерлек үсештә булганда , федераль бюджет керем белән бүлешә алыр иде, дип саныйлар. Субъектларга салым үсешеннән чыгып 20 процентка кадәр, әмма 1 млрд сумнан арттырмыйча салымнарны кайтару мөмкинлеге бар. Бу төбәкләргә энтузиазм белән бизнесларын җәелдерергә һәм инвестицияләр җәлеп итәргә этәргеч булачак, дип саныйлар оешмада.

Узган ел нәтиҗәләре буенча, максималь трансфертка, ягъни 1 млрд сумга дүрт төбәк — Татарстан, Краснодар крае, Мәскәү һәм Ямал-Ненецк автоном округы дәгъва кыла ала. Шуның белән бергә, салым түләү кимегән биш төбәк трансфертка бөтенләй өметләнә дә алмаган булыр иде (Белгород, Калуга, Липецк өлкәләре, Ханты-Мансийск автоном округы һәм Чечен Республикасы).

ТҮҮ исәпләре буенча, моның белән федераль бюджет әлләни күп югалтмый. Узган ел төбәкләрдән салым үсеше 180 млрд сум булган. Әлеге тәкъдим гамәлгә ашырылган очракта федераль бюджет шуларның 7,6 млрдын яки гомуми суммадан бары 0,5 процентын кире кайтарган булыр иде. Финанс министрлыгы әлеге тәкъдимне тормышка ашыру мөмкинлеген рәсми рәвештә белдерә алмады.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot