news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәтиҗәләр ясап, алдагы матчка әзерләнергә кирәк – Зиннәтулла Билалетдинов

"Ак Барс" командасы баш тренеры уенга карата сораулар булуын яшерми.

Нәтиҗәләр ясап, алдагы матчка әзерләнергә кирәк – Зиннәтулла Билалетдинов
Ильнар Тухбатов

(Казан, 26 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов "Металлург"ка каршы икенче уен рәттән оттырганнан соң, матбугат конференциясе вакытында "барслар"ның уенына бәя бирде.

"Без нәтиҗәләр ясарга һәм алда торган матчка әзерләнергә тиеш. Шул гына. Мизгелләр тудырабыз, гол кертә алмыйбызмы? Әйе, андый сорау бар. Аны чишү өчен тырышачакбыз", – диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Команда остазыннан имгәнгән кайбер хоккейчылар, аерым алганда беренче периодта кулын имгәтеп, бозга кабат чыкмаган Артем Лукоянов турында да сораштылар.

"Әлегә аның ни дәрәҗәдә җитди имгәнүен әйтә алмыйм. Александр Свитов Казанда уйнармы, дисезме? Әлегә җавап бирә алмыйм", – диде Билалетдинов.

"Металлург" командасы баш тренеры Илья Воробьев үз чиратында бүгенге уенга: "Бу – плей-оффка хас яхшы хоккей. Алга таба эшлибез", – дип бәя бирде.

Сериядә исәп "Металлург" файдасына 2:0 булды. 28 мартта "Татнефть Арена" боз сараенда өченче матч уза.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100