Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәтиҗә белән беребез дә канәгать түгел – Максим Канунников
"Рубин" командасы һөҗүмчесе кичәге уенның 78 нче минутында Федор Смлолвны алмаштырды.
(Казан, 25 июнь, "Татар-информ"). Казанның "Рубин" командасы һәм ил җыелмасы һөҗүмчесе Максим Канунников Россия-Мексика уеныннан соң (1:2) үз фикерләрен җиткерде. "Казан Арена" стадионында узган әлеге матчта Максим Канунников Конфедерацияләр кубогында беренче тапкыр уенга чыкты: 78 нче минутта Федор Смоловны алмаштырды.
"Команда һәр уен саен ышанычлырак уйнады. Ә минем уенга килгәндә, кызганычка каршы, ике тупас ялгышлык җибәрдем. Белмим, дулкынлануданмы, ләкин бу бик начар. Ялгышларны төзәтергә кирәк", – диде Максим Канунников.
Футболчы шулай ук нәтиҗәдән берәүнең дә канәгать булмавын белдерде.
"Билгеле, нәтиҗә белән беребез дә канәгать түгел. Әмма киләчәккә өмет белән карарга кирәк. Кабатлап әйтәм, команда һәр уен саен ышанычлырак уйнады. Хәтта бүген аз составта калсак та, начар чыгыш ясамадык. Чын команда – бер-беребез өчен уйнадык. Турнир яхшы тәэсирләр бүләк итте. Һәр матчта да атмосфера искиткеч иде. Тамашачыларга рәхмәт", – диде Канунников.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз