Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Нәшрият хезмәткәре юбилее
Нәшрият хезмәткәре юбилее
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Күп еллар буе Татарстан китап нәшриятында хезмәт иткән Мәрьям Ибраһим кызы Әхмәтгалиева бу көннәрдә үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Юбилей кичәсенә әлеге оешманың уку-укыту редакциясендә төрле елларда эшләгән хезмәттәшләре дә кигән иде.
Мәрьям Әхмәтгалиева 1924 елның декабрендә Казан шәһәрендә туа. Авыр сугыш елларында 144нче заводта эшли. Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлаганнан соң Татарстан китап нәшриятында башта корректор, аннары мөхәррир булып эшли. 1964 елдан бирле М. Әхмәтҗанова өлкән мөхәррир вазифасын үти. Ул нәшрият эшен яхшы оештыручы булып та таныла.
Мәрьям ханым яңа программалар буенча дәреслекләр язуда да авторлар белән актив хезмәттәшлек итә. Башлангыч сыйныфлар өчен татар теле дәреслекләре, морфология, синтаксис һ.б. темаларга язылган методик кулланмалар да аның катнашы белән дөньяга килә. Ул шулай ук 7нче сыйныфлар өчен СССР тарихын һәм 8 сыйныфлар өчен Икътисади география дәреслекләрен дә тәрҗемә иткән кеше.
М.Әхмәтгалиева — Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы, шулай ук «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1944 гг.» медале һәм «Отличник печати» дигән мактау билгесе иясе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз