news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәселле сыерлар саны буенча Россия төбәкләре рейтингында Татарстан икенче урында

2018 елда Татарстан Россия төбәкләренә һәм Казахстанга 500 баш нәселле терлек саткан.

Нәселле сыерлар саны буенча Россия төбәкләре рейтингында Татарстан икенче урында
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). 2018 елда Татарстан Россия төбәкләренә һәм Казахстанга 500 баштан артык нәселле терлек саткан. Россия төбәкләре рейтингында нәселле сыерлар саны буенча Татарстан икенче урында. Бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республика Хөкүмәте йортында киңәшмәдә әйтте.

Барлык муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Марат Әхмәтов билгеләп узганча, республиканың сөтчелек хуҗалыкларының савым сыерлары Россия төбәкләрендә дә, шулай ук чит илдә дә югары бәяләнә.

«Узган елда Казахстанга, Оренбург һәм Пенза өлкәләренә, Башкортстанга 500дән артык башмак тана һәм үгез сатылган. Ә республика авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 5 мең баштан артык сатылган», – диде министр.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, республиканың 19 муниципаль районында 80 нәсел заводы һәм репродуктор эшли. 58 нәсел хуҗалыгында 62 мең баш сыер асрыйлар.

«Россия төбәкләре рейтингында нәселле сыерлар саны буенча Татарстан (5,7%) икенче урында. Ул бары тик Ленинград өлкәсеннән генә артта кала», – диде Марат Әхмәтов. Лидер төбәктә бу күрсәткеч 5,8 процент тәшкил итә. Бу рейтингта өченче урында Киров өлкәсе (5,4%), дүртенче – Свердловск (4,4%), бишенче – Вологодск өлкәсе (3,9%).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100