news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Н.Салихов: “Үз иминлеген тәэмин итү зарурлыгын балага кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк”

Казан транспорт линиясе эчке эшләр идарәсе җитәкчесе фикеренчә, иминлек кагыйдәләре телләрне белү кебек үк кирәк әйбер

(Казан, 27 гыйнвар, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 2008 елда транспорт объектларында 1500 җинаять кылынган. Узган ел исә Транспортта тәртип саклау буенча Казан линия идарәсе тарафыннан транспорт объектларында теркәлгән җинаятьләр, 2008 елга караганда, 500 гә кимрәк булган. Бу, беренче чиратта, икътисади җинаятьләрнең сизелерлек кимүенә бәйле. 2009 елда аларның саны 245 кә азайган. Бу чорда транспортта наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләрнең дә 0,8 процентка кими төшүе күзәтелгән. Вандализм белән бәйле җинаятьләр дә азая төшкән. Шул ук вакытта коралның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаятьләр 5 процентка арткан. Бу хакта бүген журналистларга Транспортта тәртип саклау буенча Казан линия идарәсе җитәкчесе Наил Салихов сөйләде. Очрашуда 2009 едагы эшчәнлекнең төп нәтиҗәләре игълан ителде.

Җинаятьләр структурасында төп өлешне икътисади өлкәгә караганнары (38 процент), мөлкәт белән бәйле җинаятьләр (7,7 процент), наркотиклар әйләнеше белән бәйлеләре (23 процент) алып тора. Икътисади характердагы җинаятьләр китергән зыян күләме 15 млн. сумнан артык булган. Шуның 92 процентын кире кайтаруга ирешелгән. Хокук бозучылардан 512 487 г наркотик матдәләр, 45 берәмлек утлы һәм салкын корал, төрле калибрдагы 238 патрон тартып алынган. Транспортта тәртип саклау буенча Казан линия идарәсенең  барлык хезмәтләре тарафыннан 2009 елда уздырылган оператив- эзләү һәм тикшерү чаралары әнә шундый нәтиҗәләр биргән.
Наил Салихов белдергәнчә, җинаятьләрнең төп өлеше кеше күп йөри торган урыннарда -вокзалларда, станцияләрдә, ерак араларга йөрүче, шәһәр яны поездларында, башка төр транспорт объектларында кылына. Угрылар документлар, акча, кесә телефоннарын, компьютерлар, сәнәгать товарларын үз итә. Хокук бозучы һәм җинаять юлына басучыларның төп өлеше - элек хөкем ителгән гражданнар, хокук тәртибен элек тә сакламаучы һәм даими керем чыганагы булмаучылар.
Вандализм очракларыннан тимер юллар, поездлар аеруча еш зыян күрә. Аэропорт һәм елга портлары территорияләренә гражданнарны кертү чикләнгән булса, озын-озакка сузылган тимер юлларда моны чикләп бетерү мөмкин түгел. Транспортта тәртип саклау буенча Казан линия идарәсе территориясендә узган ел тимер юлларга чит предметлар ташлауның 34 очрагы, узучы поезларга таш ыргытуның -60, сигнализиция, блокировка чараларына зыян салуның 85 очрагы теркәлгән. Тимер юл линияләрендә юкны бушка алмаштырып йөрүче үсмерләр транспорт милициясендә аеруча борчу тудыра. Алар төрле хулиганлык гамәлләрен кылып кына калмый, үзләре дә саксызлыгы аркасында җитди зыян күрә.

2009 елда транспорт объектларында үлем белән тәмамланган җәрәхәт алуның 60 очрагы мәгълүм. Шуларның 4 се -балалар. “Тимер юллар бу җәһәттән аеруча куркыныч урын. Административ чараларны катгыйландырып кына бу проблеманы хәл итеп булмаячак. Үз иминлеген тәэмин итү зарурлыгын балага кече яшьтән, бакчада ук сеңдерергә кирәк. Иминлек кагыйдәләре телләрне белү кебек үк кирәк әйбер”, - ди Наил Салихов. Ул 2010 елда идарә алдында торган төп бурыч дип хокук тәртибен саклауны тагын да көчәйтүне атады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100