Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нәсүр Юрушбаев "Нигез йорт" фильмының прокат киләчәгенә ышана
Кичә Казан кинофестивале кысаларында фильмның премьерасы үтте.
(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). "Нигез йорт" кыска метражлы фильмының режиссеры Нәсүр Юрушбаев фильмның уңышлы прокатына ышана, әмма фильмның киләчәге белән бәйле сорауларга төгәлрәк җавап бирә алмады. Фильм киләчәге белән бәйле сорауны "Татар-информ" хәбәрчесе Нәсүр Юрушбаевка Казан кинофестиваленең "Яшь Россия" номинациясендә катнашучылар белән оештырылган матбугат конференциясендә бирде. Матбугат конференциясе Казан кинофестиваленең матбугат үзәгендә үтте.
Нәсүр Юрушбаев бу мәсьәләдә фильм продюсерларының күзаллауларыннан хәбәрдар түгел. Өмма кинорежиссер фильмның уңышлы фестиваль язмышына һәм тамашачының да яратачагына ышана. Нәсүр Юрушбаев "Нигез йорт" фильмының Төркиядә узган кинофестивальләрнең берсендә дәрәҗәле премиягә ия булуын искәртеп үтте.
Фильмның Казан премьерасы кинофестиваль кысаларында кичә үтте. Фильм кинофестивальнең "Яшь Россия" конкурсында катнаша. Нәсүр Юрушбаев "Татар-информ" хәбәрчесенә фильмның немец теленә тәрҗемә ителеп Германиядә тамашачыга тәкъдим ителүен әйтте.
"Нигез йорт" фильмының продюсеры - Əлфия Һадиева. Моннан бер ел элек продюсер Рөстәм Сөрвәров "Татар-информ" хәбәрчесенә бу фильмны ничек прокатка чыгарып, аның өчен тотылган акчаны кайтара алачагы турында әйткән иде.
Фильм Татарстан мәдәният министрлыгы аша бирелә торган субсидия акчасына төшерелде. Субсидия суммасы - 1000000 сум.
- "Нигез йорт" фильмы нигезендә ялгыз картлык темасы ята. Фильм язучы Галимҗан Гыйльмановның шул исемдәге хикөясе буенча төшерелгән. Нәсүр Юрушбаев фильмны бәхетле финал белән тәмамлый.
Сюжет буенча, кызы картлар йортына тапшырган Сания әби Җәмил картның тәкъдимен кабул итеп аның белән аның йортына кайтырга ризалык бирә. Очраклы рәвештә Җәмил карт Сания әби йортын сатып алган булып чыга.
- Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сетябрьдә башланып китте. Кинофестиваль нәтиҗәләре 10 сентябрьдә билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз