Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр фильмын төшерүдә ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итте
Җәлилчеләр турында кинопроектның эшче исеме - «77 адым».

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист, кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев җәлилчеләр турында нәфис фильм төшерү өчен акча җыю максатыннан халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Фильм язмышына бәйле планнарын ул «Татар-информ» хәбәрчесе белән дә уртаклашты.
Режиссерның мөрәҗәгатендә: «Без бергәләп халык киносы төшерә алабыз. Һәр катнашучының исеме титрларда күрсәтеләчәк, ә интернет-мәйданчыгында акчаларның кайда тотылуы хакында отчет урнаштырылып барачак», - дип язылган.
«Минем Казанга кайтып Муса Җәлил турында кино төшерү проекты белән йөри башлавыма бер ел булды. Мин мәгълүматны Германиядә 10 ел тупладым. Сценарийны ике ел яздым. Фильм дүрт илдә – Франция, Россия, Польша, Германиядә төшереләчәк. Кино проекты 400 млн сум тора. Зур тарихи кино өчен бу кечкенә сумма. Хәзерге вакытта сметага экспертиза үткәрелә», - диде Нәсүр Юрушбаев «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Нәсүр Юрушбаев краудфинанслауга зур өметләр баглавы турында әйтә. «Халык белән сөйләшергә кирәк. Халыктан да зур көч юк. Түрәләр киләләр дә китәләр, халык мәңгелек. Традицияләр, риваятьләр, җырларыбыз мәңгелек. Әйдәгез, шушы киноны төшереп, бөтен дөньяга без булдырабыз икәнен күрсәтик!» - ди ул.
- Нәсүр Юрушбаев тумышы белән Пермь якларыннан. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Гомеренең күп елларын Германиядә яшәгән. Нәфис һәм документаль фильмнар авторы. Соңгы эшләренең берсе - «Нигез йорт» кыска метражлы нәфис фильмы Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә катнашты. Җәлилчеләр турында кинопроектның эшче исеме - «77 адым»
Нәсүр Юрушбаевның проектын халык шагыйре Разил Вәлиев тә югары бәяләде. Ул татар халкына мондый фильмнарның кирәклеген әйтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз