news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Нәсүр Юрушбаев: Фильм азагында Вальтер Альшевский һәм Җәвит Кузиев очрашырга тиешләр иде

Казан Ратушасында ике әсир - немец Вальтер Альшевский һәм татар Җәвит Кузиев язмышы турында фильм күрсәтелде.

(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казан Ратушасының "Окно" сәнгать галереясе залында режиссер һәм журналист Нәсүр Юрушбаевның «Ике әсир: Җәвит һәм Вальтер» документаль фильмын кинокартина героеның улы Рауль Кузеев та тамаша кылды. Фильм тәмамлангач, аның халык алдына чыгып: “Хәерле кич! Фильмыгыз өчен рәхмәт сезгә! Мин – фильм герое Җәвит Кузеевның улы”, - диюе режиссер Нәсүр Юрушбаев һәм кичәне оештыручылар өчен дә сюрприз булды. Рауль Кузеев Казанда яши һәм бирегә гаиләсе белән килгән иде.

Мәгълүмат өчен. Нәсүр Юрушбаевның «Ике әсир: Җәвит һәм Вальтер» документаль фильмы Казан Ратушасында Нюрнберг процессы башланган көнне искә алып күрсәтелде. Оештыручы - "Окно" сәнгать галереясе. Кичәне галереяның хуҗабикәсе Диләрә Байчурина алып барды.

“Мин бу фильмым белән сугышны башка ракурстан күрсәтергә уйладым. Мин фильмымны Россиядә әсирлектә булган ике әсир белән төшерә башладым. Берсе үлеп китте, мин эшемне икенчесе белән дәвам иттем, - дип таныштырды Нәсүр Юрушбаев. - Дөньякүләм танылган табиб Феликс Мөхәммәдьяров: “Нигә немец әсирләрен генә күрсәтәсең? Әйдә, әсирлектә булган безнең солдатны да табыйк”, - ди. “Кайдан табыйм инде. Андыйлар юктыр инде ул”, дим. “Төшерәсеңме – табам”, - ди. Ул миңа Уфада яшәүче Җәвит Кузеевны табып бирде. Уникаль кеше! Ике тапкыр атканнар, ике тапкыр асканнар, ул исән калган, кат-кат качкан, Берлинны алуда катнашып, туган ягына иән-сау кайтып җитә алган. Аңа туксан биш яшь иде. Мин инде аны сөйләшә алмаслык бетәшкән карт итеп күз алдына китергән идем. Үзен күргәч уйлаган уйларым өчен оят булды. Мин аңа 50 яшь тә бирмәс идем”.

«Ике әсир: Җәвит һәм Вальтер» документаль фильмы - «Башкортостан» һәм «Gaina Media» Германия киностудияләренең уртак хезмәте. Фильм 2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан төшерелгән. Фильмда Бөек Ватан сугышының ике әсире – немец Вальтер Альшевский һәм татар Җәвит Кузиев тормышыннан параллель китерелә. Ике сугыш ветераны да әсирлектә булганнар: Башкортстанда туып үскән Җәвит Кузеев Заксенхаузен концлагерен кичергән, Вальтер Альшевский 10 ел гомерен Уралда уздырган. Фильмның ике герое да үз язмышларын сөйлиләр. Нәтиҗә ясап, туксан яшен узган Җәвит Кузеев: “Әсирлек минем бөтен биографиямне бозды”, ди, ә Вальтер Альшевский: “Иң матур елларым әсирлектә узды”, ди.

Фильм тәмамлангач, Җәвит Кузеевның улы Рауль Кузеев әтисенең быел май аенда вафат булуын әйтте. Аның беркайчан да әсирлектә булуы турында сөйләргә яратмавын әйтте. Чыннан да, биографиясенең бу еллары аның тормышына зур зыян китергән, педагогия белеме алса да, аны ышанычсыз дип санап, укытырга алмаганнар. Җәвит Кузеевка икенче югары белем алып, эшчәнлеген башка юнәлештә дәвам итергә туры килгән. Максатчан шәхес үз дигәненә ирешеп, дәрәҗәле урыннарда эшли алган, 75 яшендә пенсиягә чыккач та Ветераннар советында эшләгән.

Ә Вальтер Альшевскийның алдагы тормышын режиссер Нәсүр Юрушбаев үзе сөйләде. “Ул, чыннан да, Россиядәге әсирлеген матур еллары дип сагынып искә ала. Туган илендә гаиләсе калмагач, юксыну хисе дә булмаган. Уралда яшәгәндә беренче тапкыр ата булганлыгы турында сөйләде. Ул Көнчыгыш Германиядә яшәгән һәм шофер-шахтер булып эшләгән”, - диде режиссер.

Фильмның финалы Нәсүр Юрушбаев уйлаганча килеп чыкмаган. Ул ике әсирне Берлинда очраштырырга җыенган. Барысы да уйланып-килешенеп, хәтта Җәвит Кузеев белән Вальтер Альшевскийның кайсы ресторанда утырып аралашачагы да хәл ителеп беткәч, Җәвит аганың аягы сына китә һәм очрашу булмый кала.

Нәсүр Юрушбаевның «Ике әсир: Җәвит һәм Вальтер» документаль фильмын карарга Бөек Ватан сугышы музее җитәкчесе Михаил Черепанов, танылган язучы Галимҗан Гыйльманов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының матбугат үзәге вәкиле, шагыйрә Чулпан Әхмәтова һәм башкалар килгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100