news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әнәс Нуриев: Суд эшчәнлегендә татар теленә ихтыяҗ бар

Ул судта кайбер кешеләрнең, вазгыятьне тасвирлап биргәндә, сүзлек запасы ярлы булуын, бөтен нечкәлекләрне татарча гына аңлатып бирә алуын әйтте.

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Судта төрле характердагы эшләр каралганда, татар теленә ихтыяҗ бар. 

Бу хакта ТР Фәннәр академиясендә «Ике һәм күп теллелек шартларында дәүләт һәм региональ телләрне куллануның хокукый нигезләре» халыкара фәнни-гамәли конференциясендә ТР Конституцион суды аппараты җитәкчесе Әнәс Нуриев хәбәр итте.

«Судьялар, гражданнар белән аралашудан чыгып фикер йөрткәндә, татар теленә ихтыяҗ бар. Юкса, кодекс та (РФ Гражданлык процессуаль кодексы — Т.И.) тәрҗемә ителмәс иде», — диде Әнәс Нуриев.

Ул судта кайбер кешеләрнең, вазгыятьне тасвирлап биргәндә, сүзлек запасы ярлы булуын, бөтен нечкәлекләрне татарча гына аңлатып бирә алуын әйтте. «Төп аралашу теле татар теле булганнар үз хокукларын яклаганда, бөтен детальләрне аңлатып бирү кирәк булганда, татар теленә ихтыяҗ зур», — дип белдерде.

«Татарстанда татар теле бөтен өлкәләрдә төп аралашу теле булган районнар бар. Татарча каралган күпчелек суд эшләре Актаныш районында», — диде Әнәс Нуриев.

Ул «Правосудие» Дәүләт автоматлаштырылган системасында электрон мөрәҗәгатьләр теркәлгәнен искәртте. «Правосудие» системасында Россия субъектының дәүләт телендә суд карарлары урнаштыру мөмкинлеге турында сорау бирдек. Безгә порталда татар телендә суд актларын урнаштыруда каршылыклар булмавын әйттеләр», — дип әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100