news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Нәрсә ул “безнең яңа мәктәп”, киләчәкнең мәктәбе?

Яңа мәктәп моделен төзү юнәлешендәге эшне алдан ук башлады Төмән өлкәсе һәм бу юнәлештә шактый уңышларга да иреште

(Төмән, 1 март, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Россиянең Премьер –министры Владимир Путин җитәкчелегендә өстенлекле социаль проектларны һәм демографик сәясәтне гамәлгә ашыру буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Советның Төмәндә үткәрелгән утырышында 2008 нче елда ук игълан ителгән “Безнең яңа мәктәп” проекты да каралды.
Яңа мәктәп моделен төзү юнәлешендәге эшне алдан ук башлады Төмән өлкәсе һәм бу юнәлештә шактый уңышларга да иреште.
“Безнең яңа мәктәп” проекты нигезенә РФ Президенты салган төп идеяләр түбәндәгедән гыйбарәт – яңа уку стандартларын үзләштерү, укытучыларның осталыгын камилләштерү, иң яхшыларын бүләкләү, сәләтле яшьләргә талантларын үстерергә ярдәм итү, уку йортларында сәламәтлекне саклау технологияләрен җәелдерү, мәктәп инфраструктурасын үзгәртү, мәктәпләрнең мөстәкыйльлеген арттыру.
Төмән мәктәпләре балаларның барысына да – сәламәт булганнарына һәм сәламәтлекләрендә зәгыйфьлек булганнарына да сыйфатлы белем бирүгә ирешә, дип игълан ителде. Мондый нәтиҗә беренче өлкә “Педагогик идеяләр һәм инновацияләр ярминкәсе”ндә расланды. Узган елдан башлап, 36 нчы, 68 нче, 88 нче мәктәпләр инвалид балаларга дистанцион занятиеләр үткәрә башладылар.
Төмән башлангычына сәләтле балаларның сыйныфтан тыш иҗади сәләтләрен үстерүгә игътибарның артуын да күрсәтергә кирәк. Фәннәр буенча олимпиадалар, “Киләчәккә адым” конференцияләрендә күп кенә балаларның сәләтләре ачылып чыгуы, “ Ел укытучысы” ярышлары оештырылу шуңа дәлил.
Төбәк мәгарифе өлкәсендәге уңышларны күрсәткәндә Төмән районы Индрәй урта мәктәбе укучысы Илсөяр Речапованың ( татарча Рәҗапова булыр иде) өч ел рәттән өлкә татар теле һәм олипиадасында җиңеп чыгуы һәм быел Казан олимпиадасында әдәбият буенча 1 нче урынны яулап кайтуын татар мәктәпләре үсешенә мисал итеп күрсәтү гадәткә кереп китте. Ләкин шул ук вакытта саф татар авылындагы бу мәктәп директорының, татар телен теләгәннәр өйрәнсен, теләмәгәннәрне мәҗбүр итмибез, дип белдерүе һәм бу зыянлы гамәлен Индрәй муниципаль берәмлегенең элекке җитәкчесе Фәйзулла Камаловның гына туктатып калуы турында индрәйлеләрдән башка белүче дә юктыр.
Шик тә юк, укыту-тәрбия эшендә яңа технологияләр куллану, инновацион эшчәнлекне җәелдерү биналары төзек, укучылар саны шактый булган урта татар мәктәпләрен дә читләп үтми, эш сыйфатларын күтәрүне тәэмин итә. Шул ук вакытта мәктәпләрне реструктуризацияләү нәтиҗәсендә күп кенә татар мәктәпләренең ябылуын, хөкүмәт ярдәмендә туган телне өйрәнүче балалар санының бермәбер кимүен дә истән чыгармаска иде. Мәгариф системасын модернизацияләүнең яңа этабы туган телнең тамырына сугучы тагын бер балта булмас, дип ышанып булмый. Татар теле белән әдәбият атнасына берәр сәгать я факультатив рәвешендә укытылган, бүгенгә кадәр сакланып килгән 57 мәктәпнең шактые ябылу куркынычы алдында булуы агымдагы уку елы башында ук ышанычлы чыганаклардан билгеле булды. Әйтелгәннәрдән чыгып, “Безнең яңа мәктәп” проекты нигезендәге мәктәпләргә мөстәкыйльлекне арттыру сәясәте туган тел турында кайгырткан кешеләрне сагайтырга тиеш. Мәктәпнең инфраструктурасын үзгәртү шаукымы да этномәдәни мәктәпләргә зыян тидерми калыр дип, ышанып булмый. Сыярмы ул инфраструктурага туган тел?
Төбәгебездә болай да татар теленең кирәкмәгән телгә әверелеп баруының иң зур дәлиле – быелгы уку елында Төмән дәүләт университетының татар бүлегенә һәм Тубыл педагогия социаль академиясенең татар теле һәм әдәбияты кафедрасына укырга керергә теләүчеләрнең булмый калуы.
Төмәндә үткәрелгән ошбу утырыш нәтиҗәләренә караганда, гомумбелем бирү системасын модернизацияләү вакытында этномәдәни мәктәпләр язмышын индивидуаль күзлектән чыгып хәл итү кирәклеген РФ ның Мәгариф һәм фән министрлыгы, аның идеологиясенә буйсынган өлкә җитәкчелеге, шул исәптән, Мәгариф һәм фән департаменты белән Төбәк мәгарифен үстерү институты күз алларына да китермиләр, татар җәмәгатьчелеге дә бу үтенеч белән беркая да мөрәҗәгать итми, беркемне борчымый.
Әмма Төмән өлкәсенә генә кагылган сәясәт түгел бу сәясәт.
Мәгариф системасын модернизацияләү эксперименты безнең төбәктә үткәрелеп формалашкач, бу хәрәкәт Россиянең барлык төбәкләрендә дә җелдереләчәк бит.

news_right_1
news_right_2
news_bot